ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

WorldSkills Russia финалы ачылышында Татарстан әләмнәр парадында катнашты

8 август 2018, 13:53 , Фото: кадр из видео

WorldSkills Russia финалы ачылышында Татарстан әләмнәр парадында катнашты  
Россия Президенты Владимир Путин Көньяк Сахалинга чемпионат финалына килгән яшь профессионалларны сәламләде.

(Казан, 8 август, “Татар-информ”, Динара Прокопьева). Татарстаннан VI “Яшь профессионаллар (WorldSkills Russia)” илкүләм чемпионаты финалында катнашучылар Көньяк Сахалинга килде.

Ачылыш чарасында ярышларның йомгаклау этабында катнашкан төбәк әләмнәрен тәкъдим иттеләр. Алар арсында Татарстан әләме дә булды. Моннан тыш, республика әләмнәре даими рәвештә тамаша залында җилфердәп торды.

Россия Президент Владимир Путин Көньяк Сахалинга чемпионат финалына килгән яшь профессионалларны сәламләде. Ул WorldSkills Russiaның Ерак Көнчыгышта беренче тапкыр узуын һәм аңа зур игътибар бирелүен билгеләп узды.

”Масштаблы планнарны тормышка ашыру өчен яшьләр энергиясе һәм иҗаты, алдынгы стандартлар белән эшләргә әзер квалификацияле белгечләр кирәк”, - диелгән Россия лидеры телеграммасында.

WorldSkills Russia финалында 1400 эксперт һәм конкурсант катнаша. Шуларның алтмышлабы Татарстаннан килгән. Республика җыелмасын 46 эксперт— компатриот озатып йөри. Татарстан “Ворлдскиллс” компетенцияләре саны буенча чемпионатның йомгаклау этабына чыкан төбәкләрнең лидеры булды.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10