ҺАВА ТОРЫШЫ +6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Татарстандагы ташландык чиркәүдә Идел буендагы ачлык турында фильм төшергәннәр

8 август 2018, 13:39 , Фото: съемочная команда фильма

Татарстандагы ташландык чиркәүдә Идел буендагы ачлык турында фильм төшергәннәр Питрәч районындагы ташландык таш чиркәү 1904 елда төзелгән һәм анда Печера Изге Ана иконасы саклаган.

(Казан, 8 август, “Татар-информ”, Елена Сәлахова). Узган ял көннәрендә Питрәч районының Югары Дәүләтъяр авылында Идел буендагы ачлык турында фильм төшергәннәр. Кадрларны ташландык таш чиркәү янында ясаганнар. Бу хакта “Татар-информ”га режиссер ярдәмчесе Лилия Кәлимуллина хәбәр итте.

Төшерү төркеме бу урынны сайлау очраклы булмаган. Ташландык таш чиркәү 1904 елда төзелгән һәм анда Печера Изге Ана иконасы саклаган. Җирле пейзажда ХХ гасыр башы күренеше бар һәм бу урын фильм төшерү өчен кулай булган.

“Сюжет буенча, ачлык вакытында кешеләргә ризык китергәннәр. Кешеләр күрше авыллардан гыйбадәт йортына савыт тотып ипи һәм бәрәңге алу өчен килгән. Савыты булмаганнарга ризык бирелмәгән”, - дип сөйләде Лилия Кәлимуллина.

Массовкада 50 кеше катнашкан. Аларны кастинглардан, белдерүләр буенча җыйганнар. Режиссер махсус ябык кешеләрне җыйган. Шул чор атмосферасын тудыру өчен кием биргәннәр, алты визажист грим салган.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10