ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Бүген Зәйдә Ялчыгол укулары уза

8 август 2018, 13:01 , Фото: dumrt.ru

Бүген Зәйдә Ялчыгол укулары уза Күренекле дин эшлеклесе, табиб, язучы һәм мәгърифәтче Таҗетдин Ялчыгол иҗатына багышланган республикакүләм чарада Камил хәзрәт Сәмигуллин катнаша.

(Казан, 8 август, "Татар-информ"). Бүген Зәйдә алтынчы мәртәбә үткәрелүче Ялчыгол укулары башланды. Бу турыда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

Күренекле дин эшлеклесе, табиб, язучы һәм мәгърифәтче Таҗетдин Ялчыгол иҗатына багышланган республикакүләм чара Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм башка кунаклар катнашында уза. Алар арасында Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, профессорлар Хатыйп Миңнегулов һәм Фоат Галимуллин, имамнар, тел һәм әдәбият белгечләре, татар зыялылары.

Чара Имәнлебаш авылы зиратында бөек татар мәгърифәтчесенең каберен зиярәт кылудан башланган. Кунаклар галим рухына дога укыган.

Конференция Имәнлебаш авылы Мәдәният йортында уза. Укуларга быел республикабыздан 200гә якын кеше җыелды. Зәй районы мөхтәсибәте танылган татар дин галиме Таҗетдин Ялчыголның тормыш юлы, иҗатын өйрәнү буенча зур эш алып бара. Ялчыгол укулары ел саен галимнең мирасы белән танышу, аның хезмәтләрен өйрәнү, традицион ислам кыйммәтләрен күтәрү максатыннан оештырыла, диелгән әлеге хәбәрдә.

Гарәп, фасы һәм төрки телләрен, Шәрык гыйлемнәрен һәм мәдәниятен яхшы белгән, дөнья гизгән Таҗетдин Ялчыгол – төрле тармакларда эшләгән энциклопедик табигатьле кеше. Ул халыкны белемле, тәрбияле, динле итүгә үзеннән зур өлеш кертә. Аның китаплар күчерү, шәрехләү белән шөгыльләнүе дә мәгълүм.

  • Таҗетдин Ялчыгол тарих, әдәбият, фәлсәфә, тыйб, фикъһе, илаһият һәм кайбер башка тармаклар буенча дистәдән артык китап язган. Хәдиселбаб", "Кафия...", "Тәнбиһел – гафилин" (..."Ваемсызларны искәртү"), Тыйльми табиб" Һ.б. Болар арасында фән һәм мәдәният өчен аеруча икесе игьтибарга лаек. Чөнки алар элек-электән укылып, өйрәнелеп килә. "Тәварихы Болгария" (1805 – аны кайчак "Тәварихы Болгар" дип тә йөртәләр.) – жанры белән шәҗәрәи, ягъни нәсел – нәсәбне гәүдәләндергән ядкяр.

Әдипнең икенче күренекле әсәре – чәчмә һәм тезмә юллар белән язылган, зур күләмле "Рисаләи Газизә" ядкяре. (1806) Ул тәүге мәртәбә 1847 елда Санкт-Петербургта басылып чыккан (372 бит). Аннан соң Казанда күп тапкырлар дөнья күргән. Кулъязмалары да шактый. Халык яратып укыган. Хәтта мәктәп-мәдрәсәләрдә башлангыч сыйныфларда дәреслек итеп файдаланганнар, балалар әдәбияты үрнәге итеп каралган. Аның гаять популярлыгына бер мисал: Тукай үзенен " Исемдә калганнар " әсәрендә " Кырлай авылыннан Җаек каласына алырга килгәндә мин ян тәрәзә төбендә "Рисаләи Газизә" укып утыра идем", - ди.

  • "Рисаләи Газизә " – Урта Азиядә яшәгән , чыгышы белән татар булган атаклы Суфый Аллаярның (1616 -1713)" Сөбател – гаҗизин " ("Көчсезләрнең ныклыгы") әсәренә шәрех. 2014 елда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең "Хузур" нәшрият йорты әлеге хезмәтләрнең яңа басмаларын әзерләп бастырды һәм укучыларга тәкъдим итте.  

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10