ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Апас районында алдынгы комбайнчылар өчен премия фонды булдырылган

8 август 2018, 10:30

Иң яхшы эшләүче комбайнчылар 1 меңнән 5 меңгә кадәр премия алачак.

(Казан, 8 август, “Татар-информ”). Татарстанның Апас районында җирле бюджеттан алдынгы комбайнчылар өчен премия фонды булдырылган. 300дән 1,2 мең тоннага кадәр бөртек суктырганда, комбайн маркасына карап, 1 меңнән 5 меңгә кадәр премия түләнә. Бу хакта Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Районда көзге культураларны җыеп алу төгәлләнеп килә. Мәйданның өчтән бере инде җыелган. Каратун элеваторына 16,2 мең тонна бөртек озатылган.

Районда киләсе елга көзге культуралар өчен мәйданны 2 мең гектарга диярлек арттыру карары кабул ителгән.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10