ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Дәүләт Думасында нитратлы продуктлар саткан кибетләрне штрафка тартырга тәкъдим итәләр

8 август 2018, 10:44

Дәүләт Думасы депутаты әлеге азык-төлек һәм шундый товарларның сәламәтлеккә зур зыян салуын искәртә.

(Казан, 8 август, “Татар-информ”). Дәүләт Думасы депутаты Василий Власов (ЛДПР) нитратлы продуктлар саткан өчен кибетләргә 500 мең күләмендә штраф кертергә тәкъдим итә. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

РИА Новостига парламентарий хәбәр итүенчә, тиешле тәкъдим белән хатны ул Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте башлыгы Анна Поповага юллаган.

“Минем тарафтан югары дәрәҗәдә нитратлар булган продуктлар белән сату итүче кибетләргә 500 мең күләмендә штраф кертүне күзаллаучы закон проекты эшләнә”, диелгән РИА Новости карамагында булган хатта.

Власов шулай ук әлеге проблеманың ел саен күтәрелүен, ә булган чараларның гамәлдә эшләмәвен әйтә.

Ул әлеге азык-төлек һәм шундый товарларның сәламәтлеккә зур зыян салуын искәртә.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10