ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Казанга Казахстан Республикасының Алмата өлкәсе Хакиме килде

8 август 2018, 07:10 , Фото: tatarstan.ru

Казанга Казахстан Республикасының Алмата өлкәсе Хакиме килде Рөстәм Миңнеханов Амандык Баталовны "Казан" халыкара аэропортында каршы алды.

(Казан, 8 август, "Татар-информ").Кичә Татарстанга Казахстан Республикасы Алмата өлкәсе делегациясе килде. Делегацияне Алмата өлкәсе Хакиме Амандык Баталов җитәкли. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

"Казан" халыкара аэропортында кунакларны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев, ТР Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов каршы алды.

Бүген, 8 август көнне, Казан Кремлендә Алмата өлкәсе Хакиме Амандык Баталов белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашуы үткәреләчәк.

Шулай ук визит кысаларында Казахстан делегациясе республика предприятиеләрен карарга, Татарстанның инвестицион һәм туристик мөмкинлекләре белән танышырга ниятли.  


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10