ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Казахстаннан Татарстанга укырга килгән студентлар саны быел сигез процентка арткан

8 август 2018, 07:36

Рөстәм Миңнеханов бу күрсәткечләрнең 2016 елда арта башлавын белдерде.
(Казан, 8 август, "Татар-информ). Узган ел белән чагыштырганда, Россия Федерациясе тарафыннан билгеләнгән квоталар нигезендә Татарстанда югары белем алучы Казахстан студентлары саны 8 процентка арткан. Бу хакта "Казинформ" Халыкара мәгълүмат агентлыгына биргән интервьюсында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белдерде. 
 
Республика лидеры билгеләп үткәнчә, Татарстан һәм Казахстан югары белем бирү юнәлешендә актив рәвештә килешүләр төзи. Әлеге килешүләр уртак фәнни-тикшеренү эшләрен киңәйтүне, уртак фәнни-тикшеренү программаларын гамәлгә ашыруны күздә тота. Программалар, үз чиратында, студентлар, аспирантлар, галимнәр һәм техник белгечләр алмашуны арттыруга китерә. 
 
Мисалга Рөстәм Миңнеханов Казан федераль университетының һәм Л.Н.Гумилев исемендәге Евразия илкүләм университеты, Әл-Фараби исемендәге Казахстан илкүләм университеты,Коркыт-ата исемендәге Кызыл Орда дәүләт университеты, Абай исемендәге  Казахстан илкүләм педагогика университеты, М.Ауезов исемендәге Көньяк Казахстан дәүләт университеты, М.Үтәмисов исемендәге Көнбатыш Казахстан дәүләт  университеты, Д.Серикбаев исемендәге Көнчыгыш Казахстан техник университеты һәм Татарстанның башка югары уку йортларының үзара хезмәттәшлеген китерде.  
 
"Гамәлдәге программалар нигезендә, Татарстанда Казахстан Республикасының 1346 гражданы белем ала. Шул рәвешле,безгә килүче  чит ил студентлары саны буенча, дөньядагы башка илләр арасында Казахстан өченче урынны били", - диде Рөстәм Миңнеханов һәм Казахстаннан Татарстанга укырга килүчеләр саны 2016 елдан арта башлавын билгеләп үтте. 
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10