ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Чирмешән районының Түбән Чегодай авылында яшәүче Бәдретдиновлар күпләп хайван асрыйлар

8 август 2018, 04:00 , Фото: nashcheremshan.ru/

Чирмешән районының Түбән Чегодай авылында яшәүче Бәдретдиновлар күпләп хайван асрыйлар 200 мең субсидия алып, абзарларын зурайтканнар, яңартканнар.

(Чирмешән, 8 август, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадыйр Гомәров).  Чирмешән районының Түбән Чегодай авылында яшәүче Бәдретдиновлар 13 баш эре мал, 60лап сарык асрыйлар. Барысы унөч баш эре һәм кечкенә малны көтүгә куасы, озатасы бит. Дүрт сыер савалар. Озакламый тагын дүрт тана сыер булачак, дип яза җирле басма.

-Мал тотып баеп булмый хәзер, әмма, бер тотынгач, бу шөгыльне ташлый алмыйбыз. Хәзер бит, пенсиягә чыккач, озак йокламыйбыз, үзеннән-үзе иртә уяныла, - ди Габделхак Бәдретдинов.

Түбән Чегодайда яшәүче Бәдретдиновларның йорты иркенлектә, “утрауда“ урнашкан. 200 мең субсидия алып, абзарларын зурайтканнар, яңартканнар. 

-Бөтен эшне “алдарга“ тырышабыз, техника көченә таянабыз, - ди Габделхак абый. -Әллә ничә тракторыбыз бар. Барысын да, алар яңа түгел иде, үзем төзәтеп, йөрерлек ясадым. Кайсы җир казый, кайсы эттерә, төйи, печән чаба, җыя торган. Яшь чакта печәнне кул чалгысы белән чабып, мотоциклга төяп нужаландык. Их, мин әйтәм, бу эшләрне трактор ярдәмендә башкарсаң иде дип хыялландым. Хәзер, 15 гектар пай җиребез бар, анда кышны иркенләп чыгарлык печән әзерлибез. Үләннәрне үзем чабам, махсус арба-җыйгычка җыям. Хәтта үләнне тезмәгә дә трактор белән генә күтәрәбез.

Бәдретдиновларның малларына рәхәт инде: чөгендердән, кабактан өзмиләр. Зур бер бакчада чөгендерне елгадан су сибеп үстерәләр.
-Мин, чәчәр алдыннан, көздән сөрелгән чөгендер җирен бик яхшылап йомшартам, катоклыйм, тип-тигез итәм, аннары заводта эшләнгән чәчкеч -“велосипед“ белән орлыклар төшерәм дә, кабат каток йөртәм. Үсентеләр баш төртүгә елгадан су агызып сиптерәм. Рәт арасын йомшартып чыгам. Бәрәңгенең рәт арасыннан да тар, мотоблокка тагылган тар культиватор белән икешәр тапкыр үтәм, - ди стажлы малчы, бакчачы.

Габделхак һәм Рузалия Бәдретдиновалар ел саен икешәр машина кабак үстерәләр. Аларны кыш уртасына кадәр улакларга салалар. Җылытылган аерым абзарда кабаклары беркайчан да өшеми. Шундагы бик зур базга ике машина чөгендер төшереп куялар. Өч фазалы ваклагыч чөгендерне минутлар эчендә турап чыгара. Алар абзарларына суүткәргеч тә сузганнар.

Сүз уңаеннан. Быел Түбән Чегодайда да эре малларны электр көтүче саклый. Бу яңалык турында шатланып сөйлиләр, зур мәшәкатьтән котылдык, диләр.

-Үзем техникада эшләгәч, балаларны сирәк борчыйбыз, - ди Бәдретдинов. -Аларның үз тормышы, үз мәшәкатьләре. Зур эшләрдә, рәхмәт, булышалар инде. Шунысы гына начар, олыгайдык. Яшьрәк чак булса әле тагын әллә нәрсәләр эшләр идек.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10