ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Теләче районында яңа мәчет төзелә

8 август 2018, 09:00 , Фото: tulachi.ru/

Теләче районында яңа мәчет төзелә Аны Олы Нырсы авылы халкы үз көче белән төзи.

(Теләче, 8 август, “Татар-информ”, "Теләче", Алинә Шәмәрданова). Соңгы елларда Олы Нырсы авылында барлык уңайлыклары булган яңа мәдәният йорты төзелүе, урта мәктәпкә капиталь ремонт ясалуы авыл халкы өчен зур сөенеч булды. Бүген болар өстенә өр-яңа мәчет төзелә. Беренчеләре республика программасы нигезендә сафка бастырылса, өч катлы Аллаһ йортын авыл халкы үз көче белән төзи, дип яза җирле басма.

Дөрес, моңарчы халыкка хезмәт итеп килгән мәчет тә әле яраксыз хәлдә түгел. Анысын мәдрәсә итеп кулланырга планлаштыралар. Ә янәшәсендә генә сафка бастырылучы мәчет 2015 елда төзелә башлый. Аның буе 14, иңе 8 метр. Ниһаять, моннан өч ел элек төзелә башлаган мәчет шушы көннәрдә манаралы булды. Үз көчләре белән, маңгай тире түгеп тырышып йөрүчеләр байтак бу эштә. Командирлары, ягъни төп башлап йөрүчеләре – мөәзиннәре Фәнис Хәйретдинов.

– Авылыбызның үрнәк гаиләсе алар. Бөтен җаны-тәне белән шушы Аллаһ йортын салуга алынды. Аның тәкъдиме белән өч катлы итеп эшләнде мәчетебез. Киләчәктә подвалында спорт залы да ясап, яшьләрне күбрәк дингә тартырга өметләнә ул, - ди Фирая апа Шәрипова. – Әйе, яшьләребезнең дингә килүе куандыра. Шөкер, Рамазан аенда тәрәвих намазына да йөрделәр. Җәйгә торырга кайтучылар да намазга килә. Яңа мәчетебез ачылгач, намазда булучыларның саны да артыр, иншалла, - ди Фәүзия апа Чернова, авылдашының сүзен куәтләп. Олы Нырсы авылында җомга намазына йөрүчеләрнең саны унбиштән ким түгел. Әлегә алар иске мәчеттә дога кыла. Авылда дини гыйлемнәр алырга йөрүче хатын-кызлар да егермедән артык. – Өйрәнәм дигән кешегә мөмкинлекләр бар. Аллаһка шөкер, хәзер кулыбызга Коръән алып укый алабыз. Безне укыткан Гөлфия Сәләхиевага рәхмәтләребез чиксез. Ул әлеге дәресләрне башлап җибәрде, - ди Мөхлисә апа Дәүләтгәрәева. Алар әнә шулай куана-куана эшчеләргә аш-су әзерли.

Мәчетнең нигезеннән алып түбәсенә кадәр бар эшне өмә ясап башкарганнар. Осталар килеп эшләмәгән, нырсылылар үзләре әлеге саваплы эшкә алынган. Алар өчен хатын-кызлар ярдәме белән аш-су әзерләнгән, ә эшләгән өчен акча түләнмәгән. – Бу мәчет Коръән ашларыннан, мәет озатудан кергән сәдакаларга һәм мәрхәмәтле кешеләр биргән акча хисабына төзелде. Битараф булганнар белән беррәттән, шөкер, янәшәбездә изге күңелле кешеләр дә бар, - дип, авыл имамы Мансур хәзрәт Хитмәтов мәчет төзелешендә катнашучыларга рәхмәтле булуын да әйтеп узды. Инде күп эшләр эшләнгән, тик эшлиселәре дә байтак әле. Су кертәсе, ут тоташтырасы, эчтәге вак-төяк эшләрне башкарасы бар. Авыл халкы бу Аллаһ йортын быел ачылыр дип өмет итә. Ләкин төгәл генә беркем дә әйтә алмый. Иганәчеләр табылса, кем белә, аларның хыялы чынга да ашар, диелгән район хәбәрендә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10