ҺАВА ТОРЫШЫ +6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Рөстәм Миңнеханов Казахстан белән үзара товар әйләнешен арттыру перспективасын күрә

7 август 2018, 21:10

2017 елда Татарстан белән Казахстан арасындагы товар әйләнеше 702 миллион АКШ доллары тәшкил иткән.
(Казан, 7 август, "Татар-информ"). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан һәм Казахстан арасында товар әйләнешен тагын да арттырырга мөмкин дип саный. Бу хакта ул "Казинформ" Халыкара мәгълүмат агентлыгына биргән интервьюсында белдерде. 
 
Татарстан лидеры билгеләп үткәнчә, 2017 елда Татарстан белән Казахстан арасындагы товар әйләнеше, 2016 ел белән чагыштырганда, 1,7 тапкыр артып, 702 миллион АКШ доллары тәшкил иткән. 
 
"Шул ук вакытта, без үзара товар әйләнеше үсешенең потенциалын күрәбез һәм шуңа омтылабыз", - дип белдергән Президент агентлык хәбәрчесенә. 
 
Билгеле булганча, ике республика арасында сәүдә-икътисад, фәнни-техник һәм мәдәни өлкәдә хезмәттәшлек итү хакында 1997 елның 25 августында Килешү төзелә.
 
"Күп еллар дәвамында Казахстан Татарстан Республикасының даими икътисади партнеры булып тора. Җитәкчелекнең бер-берсендә еш булуы моңа ачык дәлил", - ди Рөстәм Миңнеханов әңгәмә барышында һәм ике республика президентларының соңгы елларда гына да ничә тапкыр очрашуын искәртә. 
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10