(Казан, 7 август, “Татар-информ”, Григорий Князев). 10 августта “Мин күкне сайлыйм” авиашоу бәйрәмендә 17 һава судносы катнаша. Бу хакта бәйрәмгә багышланган матбугат конференциясендә җәйге динамика буенча Татарстан үзәк аэроклубы җитәкчесе урынбасары Сергей Логвиненко хәбәр итте.
Программада гомуми билгеләнүдәге авиация самолетлары, дәүләт авиациясе һәм эксперименталь авиация очкычлары катнаша. Шулай ук Вяземский укыту авиация үзәге “Русь” пилотаж төркеме һәм авиашоуда беренче тапкыр ТУ-22М3 самолеты катнашачак.
Бәйрәм 16:00 сәгатьтә башлана, авиапрограмма 19 сәгать 55 минутта төгәлләнә.