ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Нурлат районында шәхси йортта чыккан янгында ир-ат һәлак булган

7 август 2018, 20:00 , Фото: ГУ МЧС России по РТ

Нурлат районында шәхси йортта чыккан янгында ир-ат һәлак булган Янгын Селенгуши авылында Колхоз урамындагы бер катлы йортта чыккан.

(Казан, 7 август, “Татар-информ”). Нурлат районында шәхси йортта чыккан янгында ир-ат һәлак булган. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Янгын кичә кич Селенгуши авылында Колхоз урамындагы бер катлы йортта чыккан.

Һәлакәт урынына 125нче янгын сүндерү-коткару часте, Селенгуши, Мамыково авылы ирекле янгын сүндерүчеләре килгән. Күршеләре йорт эчендә кеше булу мөмкинлеген әйткән. Янгынның күрше йортларга күчү куркынычы туган.

Янгын сүндергәндә, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре янган диванда 61 яшьлек йорт хуҗасы мәетен тапкан.

Беренчел мәгълүматлар буенча, янгын сәбәбе булып, тәмәке тарткандагы саксызлык тора.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10