ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Кукмара басу-кырларын карады

7 август 2018, 23:00 , Фото: kukmor-rt.ru/

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Кукмара басу-кырларын карады Ул басу-кырларның торышы белән танышу максатында вертолетта район авыл хуҗалыгы мәйданнарын карап узды.

(Кукмара, 7 август, "Татар-информ", "Хезмәт даны", Ризилә Корбанова). Бүген Кукмарага эш сәфәре белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов килде. Ул вертолет белән басу-кырларны әйләнеп узды һәм аларның торышы белән танышты. Кунакны район башлыгы Сергей Димитриев, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Рафак Хәлиуллиннар озата йөрде, дип яза kukmor-rt.ru сайты.

Аннан соң Марат Әхмәтов "Восток" хуҗалыгы территориясендә оешма-предприятие, хуҗалык җитәкчеләре һәм авыл җирлеге башлыклары белән очрашты, районда үстерелгән игенчелек культураларыннан оештырылган күргәзмә белән кызыксынды.

-Терлекчелек буенча эшне ничек алып барырга кирәклеген беләсез, үзегездә үк өлгесе, үрнәге дә бар, әмма игенчелек тармагына игътибарны арттырырга кирәк,- диде ул очрашу барышында. – Фермер хуҗалыклары карамагындагы җирләр районның игенчелек тармагын үстерү өчен өстәмә резерв булып тора. Шуңа күрә контроль көчәйтергә, аерым юл картасы булдырып, һәрбер фермер белән шәхси якын килеп эшләргә кирәк.

Министр шулай ук районда авыл хуҗалыгына кагылышлы республика, федераль программаларның үтәлеше белән дә кызыксынды, хуҗалык җитәкчеләрен борчыган сорауларга җаваплар бирде, диелгән район хәбәрендә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10