ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Марат Әхмәтов Саба районында урып-җыю эшләре барышы белән танышты

7 август 2018, 22:00 , Фото: Фәнил Мәүлетов

Марат Әхмәтов Саба районында урып-җыю эшләре барышы белән танышты Марат Әхмәтов уракта хуҗалык җитәкчеләренә уңышлар теләде һәм авыл хуҗалыгына хөкүмәт алга таба да ярдәм итәчәк, дип ышандырды.

(Саба, 7 август, "Татар-информ", "Саба таңнары", Фәнил Мәүлетов). Бүген ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Саба районында урып-җыю эшләре барышы белән танышты. Аны район башлыгы Рәис Миңнеханов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Гафур Хәсәншин озатып йөрде, дип яза җирле басма.

Министр район кырларын һәм төзелеп килүче терлекчелек объектларын вертолеттан күзәткәннән соң, "Сабантуй" комплексында хуҗалык җитәкчеләре, авыл һәм шәһәр җирлекләре башлыклары белән очрашты. Алар белән әңгәмә корды, сораулары белән кызыксынды. Марат Әхмәтов сүзләренчә, республика 2017 ел уңышына өметләнә алмый. Сәбәбе – туфракта дым җитмәү. Явым-төшем күләме уртача еллар күрсәткече белән чагыштырганда ике мәртәбә ким.

"Төньяк районнар арасында май-июль айларында иң аз явым-төшем Сабада булган. Сезгә кадәр Кукмара игенчеләре белән очраштык. Сезгә күрше районда шул айларда – 170, Сабада нибары 89 миллиметр яңгыр яуган. Ике тапкыр кимрәк дигән сүз. Сабада да 170 миллиметр яңгыр яуса, бүген без караган иген басулары күпкә туграк булыр иде. Басуларда механизаторлардан торган таләпләр үтәлгән, әмма дым җитмәгән. Дөрес, булганын сыйфатлы җыйнап алу хисабына, район эчке ихтыяҗларын каплар дип уйлыйм. Район нигездә тупланган. Күп хуҗалыкларда инде киләсе ел уңышы өчен мәйданнарны эшкәртү бара. Әмма 2005-2007 елларда күпләп алынган техника искерде. Механизаторлар хәзер шушы проблеманы күтәрә. Техник җиһазланышны көчәйтү мәсьәләсендә яңа программаны кирәк саныйлар. Президент белән районнарда йөргәндә килешербез, ул мәсьәләнең, чыннан да, чишелешен табарга кирәк. Киләсе елга техникага субсидия бирүне көчәйтмәкче булабыз, ул мәсьәлә беренче планга куелыр дип уйлыйм. Андый программаны 3-4 ел эшләтү, көчле саналган Сабада да 15 ел элек алган техниканы массакүләм яңарту кирәк. Техника запас частьлар белән хәзер үзен-үзе ашый башлый. Хәзер дәүләт ярдәменнән башка гына кредит хисабына техника алып булмый. Киләсе елдан шундый программа игълан итәргә исәбебез бар",– дип сөйләде министр.

Шулай ук Россия күләмендә авыл хуҗалыгы продукциясенең минималь бәяләрен закон нигезендә билгеләү турында сүз алып барганлыгын да, сөт бәяләренең артуында уңай тенденция күзәтелгәнен дә әйтеп узды, илнең үз базарын көйләп тотуның мөһимлегенә басым ясады. Марат Әхмәтов уракта хуҗалык җитәкчеләренә уңышлар теләде һәм авыл хуҗалыгына хөкүмәт алга таба да ярдәм итәчәк, дип ышандырды, диелгән район хәбәрендә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10