ҺАВА ТОРЫШЫ +12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов Казахстанның иң зур мәгълүмат агентлыгына интервью бирде

7 август 2018, 19:00 , Фото: архив/Рамиль Гали

Рөстәм Миңнеханов Казахстанның иң зур мәгълүмат агентлыгына интервью бирде Республика лидеры Татарстан белән Казахстан хезмәттәшлегенә бәя биргән.
(Казан, 7 август, "Татар-информ"). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казахстанның "Казинформ" Халыкара мәгълүмат агентлыгына интервью биргән. Бу хакта "Казинформ" агентлыгы хәбәр итә.
 
Татарстан лидеры әңгәмәдә Казахстан һәм Татарстан хезмәттәшлеге һәм БДБда ислам икътисады перспективалары хакында сөйләгән, "Астана" халыкара финанс үзәге эшчәнлегенә һәм Казахстанда татар-башкорт этномәдәни берләшмәләренә бәя биргән, социаль челтәрләргә үзенең мөнәсәбәтен белдергән. 
 
Әңгәмәдә күтәрелгән темалар хакында "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы сайтында соңрак укып белергә мөмкин булачак. 
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10