ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Омскида татарлар күпләп яши торган урыннар буйлап этноквест оештырачаклар

7 август 2018, 16:41

“Мәдәният” татар милли-мәдәни төбәк автономиясе башкарма директоры Диләрә Солтанова этнографик квест уздыру өчен грант откан.

(Казан, 7 август, “Татар-информ”). Омск өлкәсенең “Мәдәният” татар милли-мәдәни төбәк автономиясе башкарма директоры Диләрә Солтанова этнографик квест уздыру өчен грант откан. Бу хакта Омск өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе сайтында хәбәр ителә. 

"Погружение" этнографик квесты татарлар, казахлар, немецлар, украиннар күпләп яши торган урыннарда узачак. Квест төбәктә яшәүче халыкларның милли мәдәнияте үзенчәлекләрен яшьләргә җиткерелек итеп  аңлатырга мөмкинлек бирәчәк. Шулай ук төрле милләт халыклары арасында толерантлык тәрбияләүгә дә ярдәм итәчәк, диелгән әлеге хәбәрдә.

"Погружение" этнографик квесты грант өчен җиңүчеләр арасында иң зур суммаларның берсен алган. Грантның гомуми суммасы 1 500 000 сум. Проект социаль әһәмияткә ия булса, аның максималь суммасы 150 мең сум. Бизнес-проект өчен ул 400 мең сумны тәшкил итә, диелгән Омск татарлары сайтында.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10