ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Равил Гайнетдин Индонезиядәге җир тетрәү буенча кайгы уртаклашкан

7 август 2018, 15:01

Ломбок утравында көчле җир тетрәү нәтиҗәсендә 98 кеше һәлак булган, 200дән артыгы төрле тән җәрәхәтләре алган.

(Казан, 7 август, «Татар-информ»). Россия мөселманнары Диния нәзарәте һәм Россия Мөфтиләр шурасы рәисе, мөфти шәех Равил Гайнетдин Индонезиядәге фаҗига буенча кайгы уртаклашу белдергән. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Соңгы мәгълүматлар буенча, Индонезиянең Ломбок утравында көчле җир тетрәү булып, 98 кеше үлгән. 200дән артыгы төрле тән җәрәхәтләре алган.

«Россия мөселманнары һәм шәхсән үз исемемнән һәлак булучыларның туганнарының тирән кайгысын уртаклашам һәм үз туганнарын, якыннарын югалткан гаиләләргә түземлек телим. Аллаһы Тәгалә һәлак булучыларның җаннарына үзенең рәхим-шәфкатен иңдерсен, аларны гафу итсен һәм мәңгелек йортта лаеклы урын бирсен. Без барыбыз да Аллаһы Тәгаләнең коллары һәм шуңа әйләнеп кайтачакбыз», - диелә Равил хәзрәт Гайнетдиннең кайгы уртаклашу сүзендә. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10