ҺАВА ТОРЫШЫ -7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татарстанда давыл турында кисәтү игълан ителде

7 август 2018, 14:25 , Фото: Михаил Захаров

Татарстанда давыл турында кисәтү игълан ителде 8 августта төнлә һәм көндез Татарстан территориясендә һәм Казанда яшенле яңгыр көтелә, боз яварга мөмкин.

(Казан, 7 август, «Татар-информ»). Татарстанда давыл турында кисәтү игълан ителде. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте гарасат вакытында куркынычсызлык чаралары турында искәртә.

Якындагы тәүлектә Татарстан территориясендә һәм Казанда яшенле яңгыр көтелә, боз яварга мөмкин. Җилнең тизлеге секундына 17 метрга кадәр җитүе ихтимал.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе искәрткәнчә, давыл вакытында реклама такталары, юл билгеләре һәм электр тапшыру линияләренә якын килергә ярамый. Автомобильләрне зур агачлар янында калдырмау хәерле. Шулай ук көчле җилдән йорт диварлары буенда яки җәмәгать транспорты тукталышларында качарга киңәш ителми. Давыл вакытында түбәләрдән шифер (һ.б.) кисәкләре очып төшәргә мөмкин.

Әгәр сез табигатьтә булып, җилнең көчәюен сизгәнсез икән, урман яки сулыкта адашмас өчен тиешле чаралар күрергә кирәк. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10