ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Татарстанда сигез яңа бассейн ачыла

7 август 2018, 10:32 , Фото: Рамиль Гали

Татарстанда сигез яңа бассейн ачыла Тагын ике бассейн төзелә башлады, диде Татарстан спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов «Татар-информ»га интервьюсында.

(Казан, 7 август, «Татар-информ», Арсений Маврин). Иртәгә Татарстанда республика Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында сигез бассейн ачылачак. Тагын икесен төзү эшләре башланган. ТР спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында шул хакта хәбәр итте.

«Без файдалануга тапшыра торган әлеге сигез бассейннан тыш, Биектау һәм Мөслим районнарында тагын ике спорт объекты төзелә башлады, шулай ук Лаеш районының Усад авылында яшәүчеләр дә бассейнлы булачак», - дип хәбәр итте Шәйхетдинов.

«Ак Барс» хоккей клубының уңышлары хоккей секцияләренең популярлыгы артуга китерә. «Татарстан Президенты тарафыннан әлегә Боз сарайлары булмаган районнарда өйрәнү мәйданчыклары төзү турында карар кабул ителде», - диде министрның беренче урынбасары.

Беренче шундый спорт объекты Казан янындагы Юдино бистәсендә төзелә инде. Якын киләчәктә әлеге проект Татарстан районнарында да гамәлгә ашырылачак. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10