ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Рөстәм Миңнеханов яңа министрлыклар һәм комитет штатын раслады

7 август 2018, 09:51 , Фото: архив

Рөстәм Миңнеханов яңа министрлыклар һәм комитет штатын раслады Президент республика дәүләт органнарында вазифалар санына төзәтмәләр кертү турындагы указны имзалады.

(Казан, 7 август, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың Спорт һәм Яшьләр эшләре министрлыклары, шулай ук ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитетының штатын раслады. Ул республика дәүләт органнарында вазифалар санына төзәтмәләр кертү турындагы указны имзалады.

Владимир Леонов җитәкләгән Татарстан Спорт министрлыгында 47 түрә эшләячәк. Дамир Фәттахов җитәкчелек итә торган Яшьләр эшләре министрлыгы штаты 39 хезмәткәрне үз эченә алачак.

Татарстан Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы икегә бүленгәнче, ике ведомствода 56 кеше эшләгән.

Иван Гущин җитәкләгән ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитетында элеккеге 23 урынына 21 кеше хезмәт куячак.

Татарстан Мәдәният министрлыгы штаты исә 57 түрәне (моңа кадәр 66 иде) үз эченә алачак. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10