ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният, Татар матбугаты

Арчадагы Хәйрия фестиваленә көллият укучылары 2 мең кәгазь торна ясый

7 август 2018, 08:34 , Фото: pixabay.com/сreative сommons СС0

Арчадагы Хәйрия фестиваленә көллият укучылары 2 мең кәгазь торна ясый 12 августта Арча Үзәк стадионында танылган татар эстрадасы җырчылары катнашында Хәйрия фестивале була.

(Казан, 7 август, "Татар-информ", "Арча хәбәрләре", Гөлсинә Зәкиева). 12 августта Арча Үзәк стадионында танылган татар эстрадасы җырчылары катнашында Хәйрия фестивале була. Фестивальдән кергән акча Арчада һәм Арча районының бер авылында яшәүче 3 яшьлек ике баланы дәвалауга тотылачак.

Билет алып фестивальгә керүченең һәрберсенә канатына изге теләк язылган кәгазь торна биреләчәк. Әлеге чара Арчада икенче ел оештырыла. Узган ел ул меңнән артык кешене җыйган. Быел күңелләре изгелектә булган кешеләр саны тагын да күбәер, дип өметләнә оештыручылар.

"Әлеге фестивальдән кергән акча Арчада һәм Арча районының бер авылында яшәүче 3 яшьлек ике баланы дәвалауга тотылачак. Балаларның берсе бүгенге көндә хосписта", – диде оештыручыларның берсе Таһир Исмәгыйлев.

– Ни өчен исемен “Добрый журавль” дип атадыгыз?

– Хәтерлисезме икән, Хиросимодагы авыру кызга күңел түрендәге теләген тормышка ашыру һәм кешеләрнең елмаюларын яулау өчен бер мең торна ясарга, кирәк, диләр. Аны бөтен ил күтәреп ала. Без дә шуны күз алдында тоттык. Арча педагогика көллиятеннән волонтерлар авыру балаларның әти-әниләре, дуслары белән 2000нән артык кәгазь торна ясарга алынды. Аларның канатларына изге теләкләр языла. Кәгазь торналар тизрәк таралсын һәм изге кулларга барып ирешсен иде, дигән теләк белән ул билет алып фестивальгә керүченең һәрберсенә биреләчәк.

– Фестивальдә нәрсәләр үткәрүне планлаштырасыз?

– Концертта “Созвездие – Йолдызлык” республика бәйгесенең төрле еллардагы җиңүчеләре, Мәскәүдәге ГИТИС Россия театраль сәнгать институты студентлары һәм аны тәмамлап чыкканнар, шулай ук популяр эстрада җырчылары чыгыш ясаячак. Төрле аттракционнар, уеннар, осталык класслары, күңел ачу чаралары оештырылачак. Ярминкә булачак. Танылган кешеләрнең шәхси әйберләре аукцион аша сатылачак. “Рубин” клубыннан, “Ак Барс” хоккей командасы капкачысы Эмиль Гариповтан әйберләр дә аукционга куелыр дип көтелә. Хәйрия лотереясы да уйнатылачак. Отучыларга фестиваль иганәчеләреннән яхшы бүләкләр (кафе һәм рестораннарга, матурлык салоннарына, кибетләргә сертификатлар, театрларга билетлар, Республика спорт клубларыннан сувенирлар һәм башкалар). Аларның барысыннан кергән акча да хәйрия максатында файдаланылачак.

– Ә артистлардан кемнәр килергә вәгъдә бирде?

– Алар бик күп. Алсу Әбелханова, Фирдүс Тямаев, Алинә Шәрипжанова, Гөлдания Хайруллина, Сәйдә Мөхәммәтҗанова, Зәрина Хәсәншина, Илназ Гарипов, Булат Бәйрәмов, Ләйсән Гыймаева, Лилия Муллагалиева, Айгөл Бариева Нурзадә, Илназ Бах, Альберт Нурминский һәм башкалар.

– Билетларны кайдан алырга була?

– “Кассир. ру” сайтында, Арча үзәгендәге кунакханә бинасында урнашкан “Кофейня”да. Фестивальгә кергәндә генә дә сатып торачаклар. Билет бәясе 250 сум. 12 яшькәчә балалар бушка керә ала. Фестиваль кичке 5 сәгатьтә башлана. Тулырак мәгълүмат белән www.dobro.tatar cайтында, instagram челтәрендә arsk.dobro.tatar аккауынтында таныша аласыз. Фестивальдә көтеп калабыз. Әйдәгез, сабыйларны сәламәтләндерүгә аз гына булса да үз өлешебезне дә кертик.

 

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10