ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

“Югары уку йортлары картасы”ннан файдаланучылар саны арта бара

7 август 2018, 08:11 , Фото: mon.tatarstan.ru

“Югары уку йортлары картасы”ннан файдаланучылар саны арта бара Портал Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек итү буенча федераль хезмәт тарафыннан 2015 елда ачылган.

(Казан, 7 август, "Татар-информ"). “Югары уку йортлары картасы”ннан ("Карта вузов") файдаланучылар саны узган елдагыга карганда 40 процентка арткан. Бу хакта Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек итү буенча федераль хезмәт (Рособрнадзор) мәгълүматына сылтама белән Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итә.

Рособрнадзорның “Карта вузов” интерактив чыганагыннан 2018 елның соңгы 7 аенда, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, кулланучылар саны 40 процентка арткан. Кулланучыларның 80%ы сайтка әле беренче тапкыр гына мөрәҗәгать иткән.

  • “Карта вузов” порталы Рособрнадзор тарафыннан 2015 елда ачылган. Анда Россия югары уку йортлары турында мөһим мәгълүмат туплап бирелә.

Параметрлар буенча эзләп, кызыксындырган уку йорты, теләсә кайсы төбәкнең югары уку йорты, шулай ук бакалавриат, магистратура, югары уку йортыннан соң белем алу турында мәгълүмат белеп була.

“Югары уку йортлары картасы”ннан тыш, рәсми сайтта "Лицензияләрнең гомуми реестры", "Аккредитация узган оешмалар реестры" белән дә танышып була.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10