ҺАВА ТОРЫШЫ -3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Татарстан укучылары Бөтенроссия ГТО фестиваленә әзерләнә

7 август 2018, 07:36 , Фото: mon.tatarstan.ru

Татарстан укучылары Бөтенроссия ГТО фестиваленә әзерләнә “Хезмәткә һәм оборонага әзер” (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы фестивале 2018 елның 17 октябреннән 7 ноябрьгә кадәр Кырымда узачак.

(Казан, 7 август, "Татар-информ"). Татарстан укучылары Бөтенроссия ГТО фестиваленә әзерләнә. “Хезмәткә һәм оборонага әзер” (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы фестивале 2018 елның 17 октябреннән 7 ноябрьгә кадәр Кырымда узачак. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат үзәге хәбәр итә.

Татарстан Республикасы командасының уку-өйрәнү җыены 3-12 августта Чистай районында уза. Җыенда Азнакай, Буа, Зәй, Кайбыч, Мамадыш, Саба районы укучылары катнаша. Егетләр-кызлар кулларга таянып җирдән күтәрелү, турникта тартылу, туп ыргыту, йөзү, төрле ераклыкка йөгерү, ГТО эстафетасын узуга күнекмәләр үткәрә.

  • Мәгариф оешмалары укучылары катнашындагы “Хезмәткә һәм оборонага әзер” (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы фестивале 2018 елның 17 октябреннән 7 ноябрьгә кадәр Кырым Республикасының “Артек” Халыкара балалар үзәгендә узачак.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10