ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад, Спорт

Татарстанда берьюлы сигез ябык йөзү бассейны ачыла

6 август 2018, 20:19 , Фото: gisu.tatarstan.ru

Татарстанда берьюлы сигез ябык йөзү бассейны ачыла Мамадыштагы бассейн ачылышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашачак.

(Казан, 6 август, “Татар-информ”). Татарстанда 8 августта берьюлы сигез ябык йөзү бассейны ачыла. Бассейннар республиканың Апас (“Дельфин”), Әтнә (“Дулкын”), Югары Ослан (“Жемчужина”), Түбән Кама (“Аквамарин”), Питрәч (“Сула”), Мамадыш (“Лагуна”), Тукай (“Акчарлак”) һәм Теләче (“Дулкын”) районнарында ачыла. Бу хакта Татарстан Спорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Посещение крытого плавательного бассейна "Сула" в Пестречинском муниципальном районе РТ

Мамадыштагы бассейн ачылышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашачак. Бассейннар бер үк вакытта берьюлы сигез районда ачыла һәм алар арасында видеокүпер оештырылачак.

Районнардагы йөзү бассейннары олылар өчен зур һәм балалар өчен кечерәк аерым ванналардан тора. Биредә бар кеше дә, шул исәптән балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр дә, мәктәп укучылары да йөзү белән шөгыльләнә алачак. 

Посещение крытого плавательного бассейна "Сула" в Пестречинском муниципальном районе РТ


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10