ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

“Рубин” клубының элеккеге капкачысы Бельгиягә китү ихтималы булган

6 август 2018, 19:27 , Фото: Ильнар Тухбатов

“Рубин” клубының элеккеге капкачысы Бельгиягә китү ихтималы булган
Сергей Рыжиковка Испания, Голландия һәм футбол милли лигасыннан тәкъдимнәр булган.

(Казан, 6 август, “Татар-информ”, Артур Шипилов). Казан “Рубин”ының элеккеге капкачысы Сергей Рыжиков “Крылья Советов” командасында уйнау урынына Бельгия чемпионатында булырга мөмкин иде. Бу хакта News.ruга интервьюда футболчының агенты Алексей Сафонов әйткән.

Шулай ук спортчының карьерасын Голландия “Витесс”ында дәвам итү варианты булган, Испаниядән булган тәкъдим каралган.

“Россия — Европа берлеге вәкиле булмагач кайбер кыенлыклар туган булыр иде. Хәтта футбол милли лигасыннан тәкъдимнәр булды, шулай да премьер-лигада буласы килгән иде. Әгәр дә “Крылья” булмаса — без шулай ук караган Бельгиягә күчү варианты булган булыр иде”, - дип әйтте агент.

Сафонов Рыжиковның Самара клубына күчүе турында да әйтте. “Без Самара белән сатулашып тормадык, шунда ук ике еллык килешү турында сөйләштек. База бик нык ошады, анда барысы да әйбәт”.

  • Сергей Рыжиков “Крылья Советов”ка 1 августта күчкән, килешү ике елга имзаланган.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10