ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Быел Казан инновацион университетында абитуриентлар арасында популяр белгечлекләр билгеле

6 август 2018, 19:04 , Фото: Рамиль Гали/архив

Быел Казан инновацион университетында абитуриентлар арасында популяр белгечлекләр билгеле Университетта бакалавриат программаларына түләүле килешүләр буенча көндезге бүлеккә кабул итү 22 августка кадәр дәвам итәчәк.

(Казан, 6 август, “Татар-нформ”, Гөлнар Гарифуллина). Быел Казан инновацион университетында абитуриентлар сайлаган белгечлекләр арасында кайсылары популяр булуы билгеле. Шулар хакында “Татар-информ” хәбәрчесенә кабул итү комиссиясенең җаваплы секретаре Инна Тимирясова хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, инновацион университетка укырга керүчеләр саны елдан-ел арта. Бу югары һәм урта һөнәри белем программаларына да кагыла.

“Магистрлык һәм аспирантура программаларына карата кызыксыну саклана. Абитуриентлар арасында бакалавриат буенча иң популяр юнәлешләр быел "юриспруденция", "лингвистика", аеруча кытай телен өйрәнү дә булган белем бирү программалары һәм дәүләт һәм муниципаль идарә юнәлеше. Быел, шулай ук, икътисад, дизайн, педагогик белем, психология һәм махсус (дефектология) белем юнәлешләренә ихтыяҗ зур”, - ди Инна Тимирясова.

Университетта бакалавриат программаларына түләүле килешүләр буенча көндезге бүлеккә кабул итү 22 августка, ә читтән торып уку бүлегенә 25 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. “Шуңа күрә уку йортына керергә теләүчеләрдән гаризалар саны тагын артачак, шул исәптән, бюджет урыннарга кертүнең икенче этабы төгәлләнгәч, көндезге бүлеккә дә", - дип сөйләде Инна Тимирясова.

Кабул итү комиссиясенең җаваплы секретар әйтүенчә, быел университетта “Туризм” һәм “Гамәли информатика” юнәлешләре буенча бакалаврлар әзерләү өчен бюджет урыннар турында игълан ителгән булган. “Туризм” юнәлеше буенча конкурста бер урынга 22 кеше, ә “Гамәли информатика” юнәлешендә бер урынга 9,8 кеше тәшкил итә. “Бүген бюджет урыннарга кабул итүнең беренче этабы тәмамланды. Туризм юнәлешенә беренче этапта үткәрү баллы 230дан, гамәли информатика юнәлешендә 210 нан гыйбарәт”, - диде ул. 

Инна Тимирясева Бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре буенча уртача балл күрсәткече ел саен артуын билгеләп узды. Быел укырга керүчеләрдә БДИ нәтиҗәләре уртачадан югарырак булуы күзәтелә.

Шулай ук, быел урта һөнәри белем белгечлекләре буенча бюджет урыннарга кабул итү турында игълан булган. “Казан инновацион университеты көллиятенә югары конкурс күзәтәбез. Социаль тәэминатка хокук һәм аны оештыру белгечлеге буенча конкурс бер урынга 20 кеше, икътисад һәм бухгалтерлык учеты белгечлеге буенча бер урынга 10 кеше, продукция технологиясе һәм җәмәгать туклануын оештыру буенча конкурс бер урынга 6 кеше”, - дип сөйләде Инна Тимирясова.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10