ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Татарстанда кош гриппы буенча 24 инфекция чыганагында карантин режимы кертелгән

6 август 2018, 16:49 , Фото: Рамиль Гали/архив

Татарстанда кош гриппы буенча 24 инфекция чыганагында карантин режимы кертелгән Сигез көн эчендә Россиядә А кош гриппының алты яңа урыны ачыкланды.

(Казан, 6 август, “Татар-информ”). Россиядә А кош гриппы буенча 78, шул исәптән Татарстанда 24 инфекция чыганагында карантин режимы кертелгән. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бүгенге көндә Самара өлкәсендә 15, Чувашиядә 12, Орел өлкәсендә 6, Пензада 5, Удмуртиядә 4, Смоленский һәм Ростов өлкәләрендә өчәр, Нижегородскида ике, Курск, Саратов һәм Ульяновск өлкәләрендә , шулай ук Марий Эльдә берәр кош гриппы чыганаклары ачыкланды.

А кош гриппының яңа чыганаклары 30 июльдән 6 августка кадәр Чувашиянең Козловский районы Сирекли авылында, Марий Эльның Медведевск районы Яңа бистәсендә, Удмуртиянең Тольен һәм Сепож авылларында, шулай ук Удмуртиянең Игрин районы Зура авылында ачыкланган.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10