ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Сургутта күпләрне кул эшләренә өйрәткән Зәмзәмия Гамилова вафат булган

6 август 2018, 13:30 , Фото: соцсети

Сургутта күпләрне кул эшләренә өйрәткән Зәмзәмия Гамилова вафат булган Ул Сургутта "Ак калфак" татар хатын-кызлар берлеге каршында эшләп килүче "Оста куллар" түгәрәген җитәкләгән.
(Казан, 6 август, "Татар-информ"). 3 август көнне Себердәге милләттәшебез Гамилова Зәмзәмия Әскәр кызы вафат булган. Бу хакта Сургут татарлары милли-мәдәни автономиясе хәбәр итә. 
 
"Ак калфак" татар хатын-кызлар берлеге каршында эшләп килүче "Оста куллар" түгәрәге җитәкчесе Гамилова Зәмзәмия Әскәр кызын каты авыру безнең арадан алып китте.Зәмзәмия апаның җәсаде Сургутта җирләнде. Ул өлкән яшьтәге апаларны гына түгел, яшь  кызларны да ел дәвамында бихисап кул эшләренә өйрәтеп калдырды.  Без сезне онытмабыз, диелә хәбәрдә.  

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10