ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Бөтенроссия ата-аналар җыелышына сораулар кабул ителә

6 август 2018, 08:36

29 августта Россия Федерациясе мәгариф министры О. Ю. Васильева мәктәп укучыларының ата-аналары белән очрашачак.

(Казан, 6 август, "Татар-информ"). 29 августта Россия Федерациясе мәгариф министры О. Ю. Васильева V Бөтенроссия ата-аналар җыелышында катнашачак. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Бу көнне Мәскәүнең бер мәктәбендә О. Ю. Васильева мәктәп укучыларының ата-аналары белән очрашачак. Аралашу әңгәмә һәм видеоконференция форматында узачак. Мәскәүдәге төп мәйданчык белән 6 федераль округтан Россиянең 8 шәһәре элемтәгә чыгачак, диелгән әлеге хәбәрдә.

Очрашу барышын онлайн-трансляция ярдәмендә илнең һәм дөньяның теләсә кайсы җиреннән күзәтергә мөмкин булачак.

Министрга булган сорауларны http://edu.gov.ru/opc-view сайттагы форма аша һәм РФ Мәгариф министрлыгы социаль челтәрләре аша җибәрергә була. Иң кискен сораулар буенча җыелышта фикер алышачаклар. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10