ҺАВА ТОРЫШЫ +26 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Сарман районында иң оста машина йөртүче хатын-кызны ачыкладылар

6 август 2018, 01:00

Җиңүчеләргә һәм катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.

(Сарман, 6 август, "Татар-информ", "Сарман"). Сарман районында “Автоледи-2018” бәйгесе үткәрелде, дип яза җирле басма.

Бәйгедә катнашучы кызлар һәм ханымнар иң элек юл хәрәкәте кагыйдәләрен ничек белүләрен, соңыннан төрле каршылыклар аша юлда йөрү осталыкларын күрсәттеләр.

Гомуми баллар буенча I урынга – Чулпан Гайнанова, II урынга – Раилә Вәлиева, III урынга Алсу Зарипова лаек булды. Җиңүчеләргә һәм катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10