ҺАВА ТОРЫШЫ -13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Себер татарлары "Искер җыен"да гореф-гадәтләрне җыр-бию аша яңартты

6 август 2018, 07:15

Искер җирлегендә XI Халыкара "Искер-җыен" себер татарлары тарихи-мәдәни мирас фестивале узды.
(Казан, 6 август, "Татар-информ"). Элек Себер ханлыгының башкаласы булган  Искер җирлегендә XI Халыкара "Искер-җыен" себер татарлары тарихи-мәдәни мирас фестивале узды. Бу хакта Тубыл татар яшьләре берлеге хәбәр итә. 
 
Анда катнашучылар Искер музее, төзелеп килә торган мәчет белән танышкан. Моннан тыш, җыенның беренче көнендә  "Искернең тарихи язмышы" фәнни-гамәли конференциясе үткәрелгән.
 
Шулай ук, чара кысаларында,  сәнгать өлкәсендә көч сынашулар уздырылган. "Искер җыен" йомгаклау концерты белән тәмамланган. 
 
Фестиваль себер татарлары милли гореф-гадәтләрен яңарту һәм саклау; татарларның милли, мәдәни гореф-гадәтләрен милли әдәбият, музыка, бию сәнгате аша популярлаштыру; яңа сәләтле шәхесләрне барлау; милләтләр арасында элемтәләрне ныгыту максаты белән оештырылган.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10