ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Апаста алдынгы комбайнчыларны бүләкләделәр

6 август 2018, 06:00 , Фото: apastovo.ru/news/mөһim-temalar/apasta-aldyngy-kombaynchylar-blklnde

Апаста алдынгы комбайнчыларны бүләкләделәр Район башлыгы алдынгы комбайнчыларга байрак һәм премияләр тапшырды.

(Апас, 6 август, "Татар-информ", "Апастово-информ"). Якшәмбе иртәсендә район башлыгы Рәшид Заһидуллин алдынгы комбайнчыларга байрак һәм премияләр тапшырды, дип яза җирле басма.

"Свияга" агрофирмасының Горбунов берләшмәсе басу -кырларын иңләүче, Класс Лексион комбайнында Ленар Шәрипов экипажы, Нью Холланд комбайнында Илдус Калимуллин экипажлары "Уңыш-2018" байрагы һәм премия белән бүләкләнделәр. Шулай ук Фирдус Ибатуллин, Ришат Ильясов, Марат Гибадуллин,Наил Юнусовлар экипажы район башлыгы кулыннан премия алуга ирештеләр. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10