ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Аксубай районында яңа уку елына әзерлекне тикшерү башланды

6 август 2018, 08:00 , Фото: aksubayevo.ru/news/sogy-yaalyklar/tiksher-uzdylar

Аксубай районында яңа уку елына әзерлекне тикшерү башланды Беренчеләрдән булып белгечләр мәктәп автобусларының җиһазланышына һәм аларның “ГЛОНАСС+112“ ЕГИС системасында эшләвенә бәя бирделәр.

(Аксубай, 6 август, "Татар-информ", "Авыл таңнары", Ольга Макарова). Аксубай районында яңа уку елына әзерлекне тикшерү башланды, дип яза җирле басма.

Беренчеләрдән булып белгечләр мәктәп автобусларының җиһазланышына һәм аларның “ГЛОНАСС+112“ ЕГИС системасында эшләвенә бәя бирделәр. Автобусларны Татарстан Республикасының Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә тикшерде.

Белгечләр шулай ук балаларны ташу өчен билгеләнгән мәктәп автобусларында урнаштырылган хәбәр салу төймәсенең һәм тавыш бирү элемтәсенең эшчәнлеген сынап карадылар. Искә төшерәбез, районда балаларны 17 автобус ташый, һәм аларның барысы да министрлык тарафыннан тикшерү узды.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10