ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Актаныш егете Курскида Россия чемпионы булып танылды

5 август 2018, 22:00 , Фото: aktanysh-rt.ru/news/tema-dnya/kotlyybyz-aktanysh-egete-kurskida-rossiya-chempiony-bulyp-tanyldy

Актаныш егете Курскида Россия чемпионы булып танылды Актаныш егете Ирек Мөхәммәтов 3000 метрга йөгереп, җиңүгә ирешкән.

(Актаныш, 5 август, "Татар-информ", "Авыл таңнары", Лилия Бәхтиева). Курскидагы ярышларда Актаныш егете Россия чемпионы исеменә лаек булды, дип яза җирле басма.

XII Бөтенроссия җәйге авыл спорт уеннарында полиатлон буенча да Татарстан командасының нәтиҗәләре мактауга лаек. Актаныш егете Ирек Мөхәммәтов 3000 метрга йөгереп, җиңүгә ирешкән.

Ирекнең җиңүләре моның белән генә чикләнмәгән. Ул тартылу (подтягивание), гимнастика һәм винтовкадан атуны үз эченә алган көрәштә иң яхшы нәтиҗә күрсәткән һәм абсолют җиңүче статусына ия булган. Әлеге җиңү Ирек Мөхәммәтовка Россия чемптоны дигән дәрәҗәле исем дә китергән. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10