ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Виктория Әхмәтшина 16 – 19 яшьлек Россия юниорлары беренчелегендә иң яхшысы булды

5 август 2018, 16:40 , Фото: соц сети

Виктория Әхмәтшина 16 – 19 яшьлек Россия юниорлары беренчелегендә иң яхшысы булды   Җиңү кызга җиңел бирелмәде: финишта ул тамагы кибүдән җиргә ауды.

(Казан, 5 август, “Татар-информ”, Артур Шипилов). Белореченскидан Виктория Әхмәтшина 16 – 19 яшьлек Россия юниорлары беренчелегендә иң яхшысы булды. Спортчы дистанцияне 1 сәгать 2 минут һәм 46 секундта узды.

Триатлонистчыга җиңү җиңел бирелмәде: финишта ул тамагы кибүдән җиргә ауды. Тизлек һәм урамдагы югары температура үзенекен итте.

Европа беренчелегендә бик яхшы чыгыш ясый алмаган кыз бу юлы үзеннән канәгать. Киләсе елга ул юниор түгел, инде зурлар сафында чыгыш ясарга өметләнә.

Ярыш алдыннан триатлон буенча Европа берлеге вәкиле Альпар Наги чыгыш ясады. Наги Казанга рәхмәт әйтте һәм оештыруны мактады. Ул спортчыларга уңышлар теләде. Әлеге ярышлар үзенә күрә киләсе елда узачак Европа чемпионатына репетиция булып тора.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10