ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

“Дуслык” комплексында республикадан 75 сәләтле бала ял итә һәм белем туплый

4 август 2018, 17:01 , Фото: mon.tatarstan.ru

“Дуслык” комплексында республикадан 75 сәләтле бала ял итә һәм белем туплый
“Биосфера” профильле сменасында олимпиада, конкурс, конференцияләрдә зур уңышка ирешкән мәктәп укучылары ял итә.

(Казан, 4 август, "Татар-информ"). “Дуслык” сәламәтләндерү-белем бирү комплексында “Биосфера” республика экология лагерь-мәктәбенең IV профильле сменасы һәм сәләтле балалар өчен рус теле һәм әдәбияты буенча “Логос” Республика профильле сменасы үтә. Бу хакта Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. 

“Биосфера” профильле сменасында табигать фәннәре белән мавыккан һәм экология, биология, география буенча олимпиадаларда, конкурсларда, конференцияләрдә зур уңышларга ирешкән мәктәп укучылары ял итә һәм яңа белемнәр туплый. Казанга Яр Чаллы, Нурлат, Түбән Кама, Чистайдан, Тукай, Сарман, Саба, Мөслим, Минзәлә, Менделеевск, Мамадыш, Лаеш, Кукмара, Яшл Үзән, Бөгелмә, Балтач, Баулы, Арча, Әлки, Аксубай районнарыннан 75 катнашучы килде.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10