ҺАВА ТОРЫШЫ +3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татарстан синоптиклары иртәгә яшенле яңгыр һәм боз яву ихтималын искәртә

4 август 2018, 13:19 , Фото: архив tatar-inform

Татарстан синоптиклары иртәгә яшенле яңгыр һәм боз яву ихтималын искәртә Иртәгә көндез республикада һава температурасы 23-28 градус булачак.

(Казан, 4 август, "Татар-информ"). Иртәгә, 5 август көнне, Татарстан территориясендә урыны белән яшенле яңгыр көтелә. Төнлә күпчелек районнарда яңгыр явачак, урыны белән көчле яңгырлар булачак, дип кисәтә Татарстан синоптиклары.  

Яшен вакытында җилнең кыска вакытка 15-20 метрга кадәр көчәюе көтелә. Моннан тыш, боз явуы да ихтимал, диелә Татарстан Гидрометеорология үзәге тараткан һава торышы бозылу турында хәбәрдә. 

Төнлә һава температурасы  14-19 градус җылы булачак, ә көндез 23-28 градус эсслек көтелә. 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10