ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Татарстанда көзге культуралар мәйданнарның яртысында суктырылган

4 август 2018, 09:27 , Фото: Рамиль Гали

Татарстанда көзге культуралар мәйданнарның яртысында суктырылган Республика буенча уртача уңдырышлылык бер гектардан 29,7 центнерны тәшкил итә.

(Казан, 4 август, "Татар-информ"). Оператив белешмәләргә караганда, 3 августка Татарстанда көзге культуралар 252,3 мең га мәйданда суктырылган. Бу - планнан 54,7%ны тәшкил итә, дип хәбәр итә Татарстан Авыл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте.

Көзге бодай - мәйданнарның 61,4% ында, көзге арыш - 35,4%ында җыеп алынган.  Хуҗалыклар шулай ук арпа суктыруга керештеләр.  

Гомумән алганда, Татарстан Республикасы буенча игеннәр 265,4 мең га мәйданда җыелган. Бу - барлык чәчү мәйданының 17,9 %ын тәшкил итә. Тәүлек эчендә 50,7 мең га мәйданда ашлык суктырыган.

Иң күп мәйданда ашлык суктыру буенча алдынгылар рәтендә Зәй, Әлки, Нурлат, Сарман районнары. Бер тәүлектә Кукмара, Әлки, Аксубай районнары иң күп ашлык суктырган.

  • Республика күләмендә  барлыгы 787,6 мең тонна ашлык суктырылган, шул исәптән узган атнада - 144,4 мең тонна. Республика буенча уртача уңдырышлылык бер гектардан 29,7 центнерны тәшкил итә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10