ҺАВА ТОРЫШЫ -3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Икътисад

2019 ел ахырына 5G челтәре сәнәгать өлкәсендә кулланылышка тапшырылырга мөмкин

4 август 2018, 12:37 , Фото: Рамиль Гали

2019 ел ахырына 5G челтәре сәнәгать өлкәсендә кулланылышка тапшырылырга мөмкин
Татарстанның мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры җитештерү өлкәсендә 5G челтәрен зур киләчәк көтә, дип саный.

(Казан, 4 август, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Киләсе ел ахырына 5G челтәрен сәнәгатьтә кулланылышка тапшыруны көтәргә була. Бу хакта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – республиканың мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхединов “Татмедиа” ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры Андрей Кузьминга интервьюсында әйтте. 

  • 5G челтәре - мобиль элемтәләрнең бишенче буыны. Ул телекоммуникацияләрнең элекке стандартларына нигезләнә. 5G челтәрен җәелдерү стандартлары әлегә ахыргача эшләнеп бетмәгән. 2018 елның май аенда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Иннополиста 5G технологиясенең яңа буын челтәре тәҗрибә зонасын ачты. Тәҗрибә зонасын булдырганда, Huawei компаниясенең 5G (Massive MIMO) юнәлеше элементлары булган, интернетка чыбыксыз тоташырга мөмкинлек бирә торган җиһазлар кулланылган. Әлеге технологияне файдалану нәтиҗәсендә мәгълүматлар тапшыру тизлеге секундына 2 гигабайтка җиткән.

“Киләсе ел ахырына 5G челтәре  сәнәгатьтә кулланылышка тапшырылыр, дип уйлыйм. Берничә база станциясе урнаштыру - бер мәсьәлә, сегментны җәелдерү һәм нәрсәнедер кулланып карау - башка эш. Бу - массакүләм сегмент, корпоратив клиентлар. Бу - реаль икътисадта реаль куллану”, - дип билгеләп үтте Роман Шәйхетдинов.

Татарстанның мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры җитештерү өлкәсендә 5G технологияләрен зур киләчәк көтә, дип ышана. Аның фикеренчә, бу - беренче чиратта җитештерү бурычларын хәл итү өчен кирәк, ә Интернетта гадәти серфинг өчен түгел.

“Компанияләр тарафыннан кызыксыну бар. КАМАЗ гына түгел, Иннополис Университеты пилотсыз транспорт үсеше буенча хезмәттәшлек иткән Россиянең башка оешмалары да бар. Автоном карлар прототибын сыныйлар инде. Мәсәлән, „Нижнекамскнефтехим“да оешма территориясенә продукция алып килүче 400 кардан торган парк. Роботлаштырылган җиһазлар, кеше идарә итә торган җайланмаларга караганда, хәрәкәт иминлеге планында күпкә куркнычсызрак”, - дип белдерде министр.

  • Интервьюны тулысынча sntat.ru сайтында укырга мөмкин. Видео “Татар-информ” агентлыгының ютуб каналында урнаштырылачак. Андрей Кузьмин белән “Галстуксыз интервью” әңгәмәсенең телевизион версиясен тамашачылар “Татарстан 24” телеканалында шимбә көнне, 18:30 да һәм якшәмбе 13:30 сәгатьтә карый алачак.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10