ҺАВА ТОРЫШЫ -3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Фән һәм мәгариф

Әтнә районының Күңгәр авылында балалар бакчасы төзелә

4 август 2018, 09:00

Әтнә районының Күңгәр авылында балалар бакчасы төзелә Татарстан Республикасының максатчан программасы ярдәме белән яңа бина сентябрь азагында ачылыр дип көтелә.

(Әтнә, 4 август, “Татар-информ, “Әтнә таңы”, Фәридә Филатова). Әтнә районының Күңгәр авылындгы бакча төзелеше июнь башында старт алды. Әлеге объектны Арча МСО оешмасының төзүчеләр бригадасы башкара. Булачак бинаның эчке ягы 327 квадрат метрны тәшкил итә. Бакча бер группага исәпләнелгән. Сабыйлар өчен барлык уңайлыклар да булачак. Уен һәм йокы бүлмәләреннән тыш, зур актлар залы, аерым пешерү бүлмәсе,  медицина персоналы, мөдир һәм тәрбиячеләр бүлмәләре дә урнашачак, дип яза җирле басма.

Бүгенге көндә биредә ун кешедән торган төзүчеләр бригадасы эш алып бара. Бакчаның стенасы күтәрелеп беткән инде. Егетләр идәннәрен әзерләү, шулай ук эчке өлешләрен булдыру белән мәшгуль.

– Кызганыч, соңгы елларда җирлектә балалар туу саны кискен кимеде, – дип борчылуын белдерә авыл җирлеге башлыгы Гөлназ Гарипова. – Балалар бакчасына соңгы вакытта 21-23 бала йөрде. Яңа бакчага Күңгәр, Югары Шашы, Түбән Шашы сабыйлары йөрер дип көтелә. Бакча эченә урнаштырылачак җиһазлар район бюджеты хисабына алыначак. Әлеге бина өчен без Татарстан һәм район җитәкчелегенә бик рәхмәтле.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10