ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Михаил Бабич Россия Президентының Белоруссиядә махсус вәкиле булырга мөмкин

3 август 2018, 19:31

Бабич кандидатурасын Россиянең Белоруссиядә илчесе вазифасына Дәүләт Думасының БДБ эшләре буенча комитеты хуплаган.

(Казан, 3 август, «Татар-информ»). Россия Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич Минскида илче вазифасына тәкъдим ителгән. Ул Россия Президентының Белоруссиядә махсус вәкиле булырга мөмкин. Бу хакта РБК Кремльдәге һәм Тышкы эшләр министрлыгындагы чыганакларга сылтама белән хәбәр итә.

Башка илдә илче вазифасы белән дәүләт башлыгы вәкиле вазифасын бергә алып бару Россия дипломатиясендә сирәк очрак.

Тышкы эшләр министрлыгына якын чыганак сүзләренчә, Президентның махсус вәкиле вазифасы илчегә өстәмә өстенлекләр бирәчәк. Ул Россиягә башкарма хакимият органнарына үз юнәлеше буенча бурычлар куя, Хөкүмәт түрәләре катнашында киңәшмә үткәрә ала.

Бабич кандидатурасын Россиянең Белоруссиядә илчесе вазифасына Дәүләт Думасының БДБ эшләре буенча комитеты белән Федерация Советының Халыкара эшләр комитеты хуплады.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10