ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Э.Низамов Казанда эксперименталь проектларны чынга ашыру өчен мөмкинлек аз, дип саный

3 август 2018, 16:53 , Фото: Салават Камалетдинов

Э.Низамов Казанда эксперименталь проектларны чынга ашыру өчен мөмкинлек аз, дип саный Композитор яшьләргә сәнгать белән шөгыльләнү өчен махсус мәйданчыклар булдырырга кирәк, дигән фикердә.

(Казан, 3 август, "Татар-информ", Ләйлә Хәкимова). Казанда яшьләргә сәнгать белән шөгыльләнү һәм эксперименталь проектларны чынга ашыру өчен мөмкинлекләр аз. Шуңа күрә махсус мәйданчыклар булдырырга кирәк. Бу тәкъдимне VIII Бөтендөнья татар яшьләре форумының дискуссия мәйданчыгында яшь композитор Эльмир Низамов әйтте.

"Талантлы яшьләр күп, алар сәнгатьнең төрле өлкәләре белән кызыксына. Тик барлык идея, проектларны чынга ашырыр өчен уңайлы мәйданчык кирәк. Кызганыч, башкалабыз Казанда алар юк. Хәтерләсәгез, узган елны Нурбәк Батулла тамашачыларга режиссёр Туфан Имаметдиновның "Әлиф" спектаклен тәкъдим итте. Музыкасын мин яздым. Без барлык иҗади планнарыбызны чынга ашырыр өчен урын таба алмадык. Еш кына гастрольләргә чыгып китәбез. Күптән түгел Азербайҗан, Мәскәү, Санк-Петербургта булдык. Мәйданчыкны үзебез өчен генә булдырырга теләмибез. Ул башка яшьләр өчен дә файдалы булсын. Анда аралашырга һәм тәҗрибә тупларга мөмкин булыр иде. Тиздән яңа опера иҗат итәргә уйлыйм, ләкин аны күрсәтер өчен мәйданчык юк", - диде ул.

Үзенең чыгышында Эльмир Низамов VIII Бөтендөнья татар яшьләре форумында катнашучыларга теләкләрен дә җиткерде. "Мин һәр эшемне милләтне, татар халкын, татар мәдәниятен уйлап башкарам. Татарларның бөек икәнлеген күрсәтер өчен бөтен юллар да ачык. Сезнең барчагызга да алга атларга, горурланырлык гамәлләр башкарырга язсын", - диде.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10