ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Рәдиф Кашапов "Үзгәреш җиле" фестивале татар эстрадасына яңалык кертми, дип белдерде

3 август 2018, 15:05 , Фото: архив/Султан Исхаков

Рәдиф Кашапов Бөтендөнья татар форумы рәисе урынбасары “Үзгәреш җиле” татар моңын юкка чыгара, ди.

(Казан, 3 август, "Татар-информ", Ләйлә Хәкимова). "Үзгәреш җиле" фестивале татар эстрадасына бернинди яңалык та кертми. Киресенчә, Европа илләренә охшарга тырышып, без татар моңын юкка чыгарабыз. Бу хакта VIII Бөтендөнья татар яшьләре форумының дискуссия мәйданчыгында форумның рәисе урынбасары Рәдиф Кашапов әйтте.

"Фестиваль бөтен акчаны җилгә очыра. "Үзгәреш җиле" өч ел уза. Аның өчен бүлеп бирелгән 80 млн акча каядыр китә, алга китеш кенә юк. Артистлар яхшы, зәвыклы джаз-аранжировкага халык җырларын башкара. Джаз мондый стильдә илленче елда яңгыраган инде, кая монда үзгәреш?", - диде ул.

Рәдиф Кашапов әйтүенчә, быел фестивальдә күп кенә татар җырлары инглиз телендә башкарыла. "Кызык өчен генә татар җырларын инглиз теленә тәрҗемә итеп карадым. Ни мәгънәсе, ни моңы юк. Менә шуннан соң, фестивальне татар телен һәм мәдәниятен үстерергә сәләтле проект дип атап буламы? Юк, әлбәттә. Европа илләренә тиңләшергә теләп, татар моңын юкка чыгарабыз. Болай дәвам итсә, татар җырлары бөтенләй онытылачак", - диде ул.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10