ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Казанда TAT CULT FEST фестивале узачак

3 август 2018, 14:01 , Фото: Салават Камалетдинов

Казанда TAT CULT FEST фестивале узачак Өч сәхнәдә төрле илләрдән 30дан артык башкаручының чыгыш ясавы көтелә.

(Казан, 3 август, "Татар-информ", Ләйлә Хәкимова). 30 август көнне Казан Кремле территориясендә заманча татар мәдәнияте өлкәсендәге төп вакыйга - TAT CULT FEST фестивале узачак. Өч сәхнәдә 30дан артык башкаручының чыгыш ясавы көтелә. Бу хакта VIII Бөтендөнья татар яшьләре форумының дискуссия мәйданчыгында автор-башкаручы Рәдиф Кашапов хәбәр итте.

"TAT CULT FEST - ул өч көнлек мультиформатлы TAT CULT арт-программасының бер өлеше булып тора. Фестиваль кысаларында Казан режиссерлары һәм артистларының кинолары һәм театраль чыгышлары, яшь рәссамнарның эшләре күрсәтеләчәк. Моннан тыш, әдәби ишегалды, лекторий, күргәзмә зоналары оештырылачак. Чараны Yummy Music, Бөтендөнья татар яшьләре форумы уздыра", - диде ул.

  • Фестивальдә 30дан артык башкаручының чыгыш ясавы көтелә. Алар арасында Зөлфия Камалова (Австралия), Энвер Измайлов (Кырым), Super Tatar (Финляндия-Германия), Aygyul (Австрия), АИГЕЛ (Санкт-Петербург), Ислам Сатыров (Ставрополь крае) бар. 

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10