ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Согуд Гарәбстанына хаҗиларның беренче төркемен Татарстан мөфтие озатачак

3 август 2018, 13:07 , Фото: архив

Согуд Гарәбстанына хаҗиларның беренче төркемен Татарстан мөфтие озатачак Быел республикадан 1800 мөселман хаҗга барачак.

(Казан, 3 август, «Татар-информ»). Татарстаннан хаҗиларның беренче төркеме Согуд Гарәбстанына 4 августтан 5есенә каршы төндә юл тотачак. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

49 кешедән торган төркем Кукмара районыннан килә. «Казан» Халыкара аэропортында хаҗиларны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин озатачак.

Күркәм гадәткә кергәнчә, Татарстан мөселманнарының рухи лидеры ел саен аэропортта, изге җирләргә исән-имин барып җитүләрен теләп, хаҗиларның беренче төркемен озатып кала.

Кукмара районыннан бер төркем хаҗилар Согуд Гарәбстанына «Аэрофлот» авиакомпаниясе очкычында Казан-Мәскәү-Дубай маршруты буенча юл тотачак. Дубай шәһәреннән «Мерседес» автобусына күчеп утырачаклар. Бөтен уңайлыклары булган автобус аларны Мәккәгә илтеп җиткерәчәк.

  • Быел республикадан 1800 мөселман изге урыннарга хаҗ кылыр дип көтелә. Соңгы төркем 15 августта сәфәр чыгачак. 247 кешедән торган иң зур төркем 11 августта 5.00 сәгатьтә Казан-Мәдинә туры рейсы белән юлга кузгалачак. Хаҗиларны 20 табиб озата бара. Аларның барысы да менингит һәм дифтериягә каршы прививка ясаткан.

Хаҗилар Татарстан мәчетләрендә махсус әзерлек программалары буенча курслар узган. Аларга имамнар лекцияләрдә Согуд Гарәбстаны законнарын, хаҗ вакытында һәрбер мөселман белергә тиешле кагыйдәләр һәм вазифаларны аңлаткан. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10