ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Чит ил татарлары татар халык бию элементлары белән таныштылар

3 август 2018, 10:58 , Фото: Салават Камалетдинов

Чит ил татарлары татар халык бию элементлары белән таныштылар VIII Бөтендөнья татар яшьләре форумы кысаларында "Калеб" кичәсе үтте.

(Казан, 3 август, “Татар-информ”, Рәфидә Галимҗанова). VIII Бөтендөнья татар яшьләре форумы кысаларында үткән “Калеб” кичәсендә чит ил татарлары татар халык бию элементлары белән таныштылар.



“Калеб” кичәсе гадәттәгеләреннән аерылып торды. Катнашучыларны шигырьләр белән түгел, биюләр белән таныштырдылар. Татарстанның дәүләт җыр һәм бию ансамбле биючеләре “Канатлы яшьлек”, “Ярмәк”, “Балтач чабатасы” биюләре мисалында бию күнегүләренең мәгънәләрен аңлаттылар. Ул күнегүләрнең балетта ничек эшләнүе күрсәтелде.

Сәхнәгә делегатларны да чакырып, аларның да сәләтләрен тикшерделәр. Чараның музыкаль бизәлеше өчен җаваплы гармунчы Ринат Вәлиев үзе дә чыгыш ясады. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10