ҺАВА ТОРЫШЫ +25 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Бүген Казанда 30 градуска кадәр җылы булачак

3 август 2018, 07:18

Башкалада явым-төшем күзәтелми.

(Казан, 3 август, “Татар-информ”). Бүген Татарстан һәм аның башкаласында +30 градуска кадәр эссе булачак.  Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил исәчәк. Көндез Казанда һава +28-30 градуска кадәр җылыначак, Татарстанда максималь температуралар +26-31 градус булачак.

Башкалада явым-төшем күзәтелми, көннең икенче яртысында һәм кич белән Татарстанның көнчыгышында яшен һәм җилнең тизлеге 15-20 м/с кадәр артуы фаразлана.

Синоптиклар кисәткәнчә, 7 августка кадәр ТР территориясендә урыны белән урманнарда янгын куркынычының югары булуы көтелә. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10