ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре Чаллыдагы бер йортны шөпшәләрдән арындырган

2 август 2018, 14:48 , Фото: ГУ МЧС России по РТ

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре Чаллыдагы бер йортны шөпшәләрдән арындырган Шөпшәләр 30/17нче йортның балконында оя ясаган.

(Казан, 2 август, «Татар-информ»). Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре Чаллыдагы бер йортны шөпшәләрдән арындырган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Кичә көндез 112 бердәм номерына Автошәһәрдәге 30/17нче йортта яшәүчеләрдән хәбәр килгән. Алар балконда оя ясаган шөпшәләрнең үзләренә тынгылык бирмәвен әйткән.

Чакыру буенча килгән Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре шөпшә оясын юк иткән.  


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10