ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Роспотребнадзор хаҗ кылучылар өчен белешмәлек чыгарган

2 август 2018, 14:00 , Фото: архив

Роспотребнадзор хаҗ кылучылар өчен белешмәлек чыгарган Күзәтчелек органы мәгълүматларыннан күренгәнчә, быел Мәккәгә Татарстаннан 1 мең 800 кеше барачак.

(Казан, 2 август, «Татар-информ»). Роспотребнадзор хаҗ кылучы мөселманнар өчен Денге һәм Зика бизгәге, шулай ук башка авырулар йоктыру куркынычы турында кисәтә торган белешмәлек чыгарган.

Согуд Гарәбстанына йогышлы авыруларга бәйле вазгыять имин булмаган илләрдән дә күпләгән мөселманнар хаҗ кылырга килә. Шул сәбәпле, ваба, Денге, Зика бизгәге, сары бизгәк, менингококк инфекциясе кебек авыруларны йоктыру куркынычы арта, дип хәбәр итә күзәтчелек органының матбугат хезмәте.

Согуд Гарәбстанында быелның июнь аенда Йәмән дәүләте белән чиктәш Җизан районында ваба авыруының 13 очрагы теркәлгән инде. Йәмәннең үзендә әлеге чирне йоктыручылар саны 1 миллионнан да артып киткән.

Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе мәгълүматларыннан күренгәнчә, быел Мәккәгә Татарстаннан 1 мең 800 кеше барачак. Белгечләр искәрткәнчә, Согуд Гарәбстаны Корольлегендә булып кайтучылар 21 көн дәвамында медицина күзәтүе астында тора.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10