ҺАВА ТОРЫШЫ +25 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Чистай районында үгез хуҗасын сөзеп үтергән

2 август 2018, 10:57 , Фото: chistopol-rt.ru

Чистай районында үгез хуҗасын сөзеп үтергән Фаҗига бер көн элек Кече Талкыш авылында килеп чыккан.

(Казан, 2 август, «Татар-информ»). Чистай районында үгез хуҗасын сөзеп үтергән. Бу хакта «Чистопольские известия» газетасы яза.

Фаҗига 31 июльдә Кече Талкыш авылында килеп чыккан. Үгез 69 яшьлек хуҗасын сөзеп үтергән.

Тикшерүчеләр фаразлавынча, исерек хәлдәге ир-ат койманы ватып чыгарга омтылган үгезне күсәк белән тынычландырырга дип аранга кергән. Әмма аның бу уе фаҗига белән тәмамланган. Ярсыган үгез ир-атны коймага китереп кыскан һәм сөзеп үтергән.

Хәзерге вакытта үгезнең ир-атка һөҗүм итүенә бәйле факт буенча тикшерү үткәрелә. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10